Әй, дәръя, дәръя

Дәръяларда ай-кояш бар, ай-кояш,
Дөньяларда ниләр бар, дип, кил сораш,
Дәръяларда (дөньяларда) таптым сагыш, таптым моң,
Җанкай-җаным, киңәшергә инде соң.

Әй, сандугач

Йөрәгемнең сулкып сызлаганын
Әгәр дә бит баса белгәндә,
Сабый чәчәкләр дә үксеп-үксеп
Елашырлар иде эргәмдә.

Әче (ачы) балан язмышы

Бурап-бурап карлар ява,
Ап-ак булды аланнар.
Тик кып-кызыл яулыкларын
Салмадылар баланнар.

Үз юлым белән киләм

Сукмак салып бу тормышка
Үз юлым белән киләм.
Кайгылларда елап калам,
Бәхеткә ихлас көләм.

Өлгермибез…

Өлгермибез, һаман өлгермибез без
Сандугачлар моңын тыңларга.
Һаман эштә, һаман мәшәкатьләрдә,
Вакыт та юк юк-бар уйларга.
Заман шундый, без ашыгып барабыз,
Ашыкмасаң — узып китәләр.
Тормыш шундый, һаман соңга калабыз,
Адым саен юлда киртәләр.

Җылы яңгыр (икенче вариант)

Төшләремә җылы яңгыр керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр булып,
Кулларымда кулың җылысы.