Ромашкалар (беренче вариант)

Ромашкалар тирбәлә җирдә,
Бер күмелеп, тагын күренеп.
Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр
Кырда качыш уйнаган кебек.

Агыла да болыт агыла… (беренче вариант)

Агыла да болыт агыла
Таулар аша авылым ягына.
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Агыла да болыт агыла… (икенче вариант)

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына.
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла.

Белми калдым (беренче вариант)

Безнең очрашулар,
Бик еш булмаганга
Күрешүне гел көтә күңел.
Сагынуларга түзмик,
Бер күрешү үзе,
Бер күрешү үзе — бер гомер.

Туган җир алтын

Юл ташларына
Яфрак коела,
Кыр казы күлдән
Юлга җыена.
Киткән кошларга
Адреслар бирсәм,
Казан өстеннән
Очарлар микән?