Ак каен (икенче вариант)
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.
Яфраклары яшел ак каенның
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.
Агыйделнең буе ямьле,
Гөл чәчәкле даласы.
Шул Иделнең ярларында
Матур Өфе каласы.
Сакмар-суның буйларында
Яңгырый тальян моңнары;
Ил сакларга яуга китә
Уралтауның уллары.
Мин озаттым сине еракларга,
Агыйделдә бозлар акканда.
Без хушлаштык, шунда, су буенда
Алсу-нурлы таңнар атҡанда.
Зәңгәр чәчкәләрне мин өзмәдем,
Алсу асылларын эзләдем.
Сүзләрем бар, сиңа бер сөйләрмен,
Сиңа бер сөйләми түзмәмен.
Җырга салып хат җибәрәм, Фатыймам!
Җыр сөюче дусларым артыннан.
Ерак, бик ерак җирләрдән.
Ут эчендәге илләрдән —
Өзелеп сәлам сиңа Басыйрдан.
Агыйделкәй буйлап бер сал килә,
Яркайларга бәрелә дулкыны;
Яшьлек гомеремне йотармыни
Караңгы да тормыш упкыны?
Яфраклары яшел ак каенга
Юл буеннан аклар килделәр.
Ак каенның ярлы авылдашын
Билбавына асып киттеләр.