Сүрелмәс җырым син (беренче вариант)
Юлыма чыгасың.
Кулларың сузасың,
Оныттың, кадерлем, дисең дә.
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары
Исемдә,
Исемдә,
Исемдә.
Юлыма чыгасың.
Кулларың сузасың,
Оныттың, кадерлем, дисең дә.
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары
Исемдә,
Исемдә,
Исемдә.
Ак күлмәкле ялгыз каен! —
Сөйлим сиңа олы кайгым.
Мин бит, каен, әтиемне, әниемне югалттым.
Әйтче, каен, ничек итеп күңелемне юатыйм?
Ут алырга кайтам
«Китәсең дә мени? — диде әнкәй, —
Күргәндәй дә әле булмадым:
Ут алырга гына кайткан кебек кенә,
Кайтасың бит гелән, уланым…»
Туктап калдым тормыш юлларымда,
Утыр әле, әнкәй, яннарыма.
Кайгыларга нихәл (ничек) түзәем,
Серләремне кемгә сөйләем.
Былтыр әле янга һич борчылма
Заманында азмы күргәнең?
Өч көнлек ди һаман эше кала
Дөньялыктан киткән бәндәнең.
Аяк очларына гына басып
Баш очыма килгәч тә әнкәм.
Һәр иртәдә назлы тавышыңны
Дәшәр идең миңа: «Тор, бәбкәм».
Сүзләремнең иң кайнарын җыеп,
Әнием сиңа хатлар үрәмен.
Ал чәчәкләр өзеп бирә алмыйм,
Хатым булсын инде бүләгем.
Ало, әнкәй, ишетәсеңме? Таныдыңмы балаңны?
Телефон араларында тоям җылы тыныңны.
Балачакта чишмә суын эчеп,
Тыңладым мин кошлар сайравын.
Чишмәләрнең моңлы чылтыраганын
Үсеп җиткәч кенә аңладым.
Бетмәс эшең, үтмәс хәсрәтеңнән
Бушый алган якты мизгелдә
Чәч тарадың, әнкәй, карый-карый
Гомереңдәй китек көзгегә.