Сыктау

Ак күлмәкле ялгыз каен! —
Сөйлим сиңа олы кайгым.
Мин бит, каен, әтиемне, әниемне югалттым.
Әйтче, каен, ничек итеп күңелемне юатыйм?

Су буенда үскән талым! —
Кайгымны мин суга салыйм.
Мин бит, талым, әтиемне, әниемне югалттым.
Әйтче, талым, ничек итеп күңелемне юатыйм?

Басудагы ялгыз нарат! —
Зинһар, минем кайгым тарат.
Мин бит, нарат, әтиемне, әниемне югалттым.
Әйтче, нарат, ничек итеп күңелемне юатыйм?

Кочагыңа алчы, тирәк! —
Миңа бүген сердәш кирәк.
Мин бит, тирәк, әтиемне, әниемне югалттым.
Әйтче, тирәк, ничек итеп күңелемне юатыйм?

Оставьте комментарий