Ут алырга кайтам
«Китәсең дә мени? — диде әнкәй, —
Күргәндәй дә әле булмадым:
Ут алырга гына кайткан кебек кенә,
Кайтасың бит гелән, уланым…»
Йөрәгемнең утын дөрләтергә,
Ялкын өстәр өчен каныма,
Ут алырга, бары ут алырга
Кайтам, әнкәй, синең яныңа!
Ут алырга , эйе, ут алырга ,
Ут алырга кайтам мин гелән.
Әнкәй, син дә аны белдең мени, —
Беләм икән, дисәм, мин генә.
Йөрәгемнең утын дөрләтергә,
Ялкын өстәр өчен каныма,
Ут алырга, бары ут алырга
Кайтам, әнкәй, синең яныңа!
Әнкәй, сиңа, туган җиргә кайтам ,
Кайтам күзләремне ачырга,
Олы юлга чыгар сукмак эзләп,
Булган ваклыклардан качырга.
Йөрәгемнең утын дөрләтергә,
Ялкын өстәр өчен каныма,
Ут алырга, бары ут алырга
Кайтам, әнкәй, синең яныңа!