Урман чишмәсе

Урман юлында чыктың каршыма,
Такыя үреп кидең башыңа.
Кара урманда көндез адаштым,
Калды урманда моңлы карашым.

Сыктау

Ак күлмәкле ялгыз каен! —
Сөйлим сиңа олы кайгым.
Мин бит, каен, әтиемне, әниемне югалттым.
Әйтче, каен, ничек итеп күңелемне юатыйм?

Мин һаман ялгыз

Нигә сөйдем мин,
Нигә көйдем мин?
Көлмәче, кызый,
Йөрәгем сызлый,
Сызлый-сызлана.
Күкләргә очты
Хыялым кошы,
Очты хыялым кошы.
Ә син соң кайда, —
Мендеңме айга?
Ә син соң кайда?

Кайда сез, яшьлек елларым?

Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.

Язгы наз

Янган йөрәк, ярсу күңел
Ашкына язга.
Язлар килә җиргә бик азга.
Кояш төсле син дә мине
Иркәлә, назла.
Сөю назы була тик язда.

Сират күпере

Син һаман көләсең,
Җанымны теләсең…
Ә минем күңелем моңлана.
Мәхәббәт янәшә,
Йөрәккә ул дәшә,
Читләрне, ятларны тыңлама.

Күңелем яшәргә ашкына

Кош оча, йолдызлар атыла,
Елгалар ярыннан ташына…
Шуларны күрәм дә, күңелем
Еракка, еракка ашкына.

Бишек җыры (икенче вариант)

Әлли-бәлли: йом син күзең,
Әлли-бәлли — татлы сүзем.
Йоклый инде бөтен бәбиләр дә,
Йоклый инде хәтта әбиләр дә.
Әлли-бәлли, йом син күзең,
Әлли-бәлли, татлы сүзем.