Чәч таравың, әнкәй, хәтердә

Бетмәс эшең, үтмәс хәсрәтеңнән
Бушый алган якты мизгелдә
Чәч тарадың, әнкәй, карый-карый
Гомереңдәй китек көзгегә.

Сабый бала ятим кала, диеп
Телең әйләнмәгән әйтергә.
Бәлки, әйткәнсеңдер, онытканмын,
Чәч таравың гына хәтердә.

Сабый чактан ятим калдым, диеп
Тел әйләнми минем әйтергә,
Бер күрәсем килеп сагынганга
Чәч таравың төшкәч хәтергә.

Куе чәчең язгы ташу сыман
Ургып төшә узып билеңнән.
Гөрләвектәй җырлап аккан гомерең
Шарлавыктай кинәт өзелгән.

…………. …………… иде әле телем
«Яшә, әнкәй», диеп әйтергә.
Бәлки, әйткәнмендер, онытканмын,
Чәч таравың гына хәтердә.

Оставьте комментарий