Хатым булсын бүләгем

Сүзләремнең иң кайнарын җыеп,
Әнием сиңа хатлар үрәмен.
Ал чәчәкләр өзеп бирә алмыйм,
Хатым булсын инде бүләгем.

Имән яфраклары моңсу шаулый

Кызылланып кала офык арты,
Көн дә кичен кояш байганда,
Авыр була икән аерылышу,
Йөрәк мәхәббәттән янганда.