Әтиемне көтәм

Тумаганмын мин
Әле дөньяга,
Син сугышка дип
Чыгып киткәндә.
Әтием, бәгърем,
Юксынам сине,
Шул авыр еллар
Искә төшкәндә.

Әнкәйнең моңлы карашы

Әле дә минем күз алдымда тора,
Әнкәй, синең моңлы карашың.
Әле дә миңа ишетелә сыман
«Хуш, балакай», — дигән тавышың…

Әнкәм кайтам яныңа

Кайтып йөре, балам дигән идем.
Күптән кайталмадым, яныңа.
Үземнең дә, бик сагынган чагым.
Юлга чыгалмадым тагын да,
Юлга чыгалмадым тагын.

Көтәсеңдер, әнкәй, гомерем буе,
Без яшәгән, төрле яклардан.
Кайчак, карыйсыңдыр, тәрәзә ачып,
Җил капкасын, җилләр какан да.
Җил капканы, какан да.

Әнкәм куллары

Тәүге кабат бергә печән чаптык…
Төзәк кенә тауның битендә.
Шул көн исеңдәме синең, әнкәй?
Шул көн минем һәр чак исемдә.

Әнкәм минем, бердән-берем минем

Эх, кычкырып бер еларга иде
Әнкәемнең ятып кулына.
Ул йөрәге белән аңлар иде
Нинди кайгы төшкән улына.