Әткәй йорты (икенче вариант)

Бал кортлары геүләп куанадыр
Чук юкәләр чәчәк атканда,
Мин шатланам туганнарым (абый-энем) белән
Әткәй нигезенә кайтканда!

Әткәй йорты — алтын бишек икән,
Шунда үстек кызлар, малайлар.
Сагынышып бергә очрашулар
Үзе бер гомер ул, туганнар!

Урал бөркетләре куанадыр,
Чаңкый-чаңкый күккә ашканда.
Мин шатланам туганнарым белән
Әткәй нигезенә кайтканда!

Әткәй йорты — алтын бишек икән,
Шунда үстек кызлар, уланнар,
Сагынышып бергә очрашулар,
Үзе бер гомер бит, туганнар!

Сәхрә былбыллары куанадыр
Таң чулпаны көлеп бакканда,
Мин шатланам зат-ыруым белән
Әткәй нигезенә кайтканда!

Әткәй йорты — тормыш коты икән,
Аны аңлый җаны булганнар.
Мең саваплы әткәй-әнкәйләрнең
Кадерен беликчебез, туганнар!

Оставьте комментарий