Әткәй гомер буе күк ат җикте,
Канатында нурлар уйнады,
Үз йөрәккәйләрен жәлләмичә
Бала бәхетләрен уйлады.
Әткәемнең җырлаган җыры
Күңелемдә һаман чыңлыйдыр.
Җигә белсәң — камыт тузмыйдыр,
Сөя белсәң — яшьлек узмыйдыр.
Күбәташка чәчкән наратлар
Кемнәр бәхетенә булырлар?
Агачыннан, бәлки, кәләм белән юнып,
Өр-яңадан җырлар язарлар.
Әткәемнең җырлаган җыры
Күңелемдә һаман чыңлыйдыр.
Җигә белсәң — камыт тузмыйдыр,
Сөя белсәң — яшьлек узмыйдыр.
Ут елга әткәй учак якты,
Очкыннары очты каяга.
Әткәемнән откан шушы җырны
Инде мин җырлыймын улыма (балама).
Әткәемнең җырлаган җыры
Күңелемдә һаман чыңлыйдыр.
Җигә белсәң — камыт тузмыйдыр,
Сөя белсәң — яшьлек узмыйдыр.