Әткәй киңәшләре кирәк
Үсеп буйга җиткәндә.
Әнкәй догалары кирәк
Еракларга киткәндә.
Иңнәремдә пар канатлар
Әткәй-әнкәй биргәне.
Очкан чакта саклый күрик
Шул ояда күргәнне.
Шаян балачак ишеге
Ябыла шул тизгенә.
Язмышларның ачысына
Сабыр булып түз генә.
Иңнәремдә пар канатлар
Әткәй-әнкәй биргәне.
Очкан чакта саклый күрик
Шул ояда күргәнне.
Догалар сакласын безне,
Киңәшләр ярдәм итсен,
Кайтуыбызны өйләрдә
Әткәй-әнкәйләр көтсен.
Иңнәремдә пар канатлар
Әткәй-әнкәй биргәне.
Очкан чакта саклый күрик
Шул ояда күргәнне.