Менә без дә үсеп җиттек, әни…
Без үстек,
Үсеп җиттек, әни
Менә без дә үсеп җиттек.
Без үстек,
Үсеп җиттек, әни
Менә без дә үсеп җиттек.
Әниемнең ал күлмәген киеп,
Бөтереләм көзге каршында.
Нинди хатирәләр саклыйсың син?
Сер булмаса, сөйлә барсын да.
Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Иртән гөлләргә су сибә иде.
Иркә гөлләрдәй әнкәй безне дә
Иркәли иде, гел сөя иде.
Әнием, син мине көттеңме,
Кайтмый, диеп, елап беттеңме?
Кайтам инде, әнкәм, яныңа,
Йөрәккәем бигрәк сагына.
Зәңгәр күктә кошлар очкан чакта
Укыйм, әткәй, соңгы хатыңны…
Яз аенда, дошманнарны җиңеп,
Кошлар булып әллә кайттыңмы.
Туып үскән оя сагындыра,
Сагындыра аның җылысы.
Ана өчен һәрчак бала булып
Кала аның кече, олысы.
Шомлы еллар иде. Январь җиле
Өйне-тышны йөри бер итеп,
Сыңар күзем белән тышка карыйм,
Тәрәзәнең бозын эретеп.
Инде чәчләрем дә, агарды димә
Уйлама, әнкәй, картлык турында.
Болында үскән чәчәкләр кебек
Җыелдык, әнкәй, синең яныңа.
Әле генә кайткан идек,
Инде китәргә вакыт.
Тутыр әнкәй бәрәңгеңне
Безгә бер-ике капчык.
Җил генә алып килгәндер,
Кырлардан искән җилдер,
Үсә тәрәзәм каршында,
Үсә бер бөртек киндер.