Тимим күңелемә

Тимим күңелемә,
өзгәләнсен, янсын!
Кеше кайчак үзен
кичерә дә алсын.
Хисләрем ярсысын,
уйларым ташысын,
зиһенем чуалсын,
җан изрәп талсын…
…Ә безнең мәхәббәт,
сагышлы мәхәббәт,
каргышлы мәхәббәт
җыр булып калсын.

Синең өчен яшим (беренче вариант)

Җырлар җырлап күңел юатам.
Калган кебек булам бушанып,
Көнне төнгә ялгап озатам,
Яңа матур таңга ышанып.

Мин сине ничек яраттым!

Мин сине ничек яраттым! —
Мәктәп юллары белә.
Син йөргән эзне аера идем
Башка эзләрдән, бер карау белән.