Мәк чәчәге (беренче вариант)

Мәк чәчәген өздем ялгыш кына,
Чүп үләне белән бутадым.
Мәк чәчәген, белми киләчәген,
Үз кулларым белән утадым.

Кара шәле килә сөйрәлеп

Шомлы еллар иде. Январь җиле
Өйне-тышны йөри бер итеп,
Сыңар күзем белән тышка карыйм,
Тәрәзәнең бозын эретеп.

Кыңгырау чәчәкләре

Кара урман уртасында
Яшел үзәндә
Кыңгыраулар, кыңгыраулар
Җилдә тирбәлә.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар,—
Зәңгәр бигрәк тә;
Зәңгәр сагыш уяталар
Алар йөрәктә.

Уралым (икенче вариант)

Иң моңлы тау кайсы тау дип
Мин курайдан сорадым.
Курай синең исемеңне көйләп бирде, Уралым,
Һай Уралым, Уралым!