Күз күреме

Синең янда узган бу көннәрем 
Булды әнкәй, гүя, төш кенә. 
Мына тагын озатып калдың мине, 
Кулың куеп кашың өстенә. 

Кара шәле килә сөйрәлеп

Шомлы еллар иде. Январь җиле
Өйне-тышны йөри бер итеп,
Сыңар күзем белән тышка карыйм,
Тәрәзәнең бозын эретеп.

Алтын туй җыры

Илле ел бергә гомер иттегез,
Авыр елларны бергә үттегез;
Барысы да уртак булды:
Кайгыларны бергә җиңдегез,
Бер шатлыкны ике иттегез.

Чигүче кыз

Чигүчы кыз сиңа ни булды,
Күз тидеме әллә үзеңә?
Нигә-нигә бүген җипләрең
Йә чуала, йәки өзелә.
Туры килми энә күзенә.

Ләйсән яңгыр яуганда

Ялт-йолт килеп, утлы яшен
Болытны камчылады,
Биеште җирдә яңгырның
Беренче тамчылары…
Ләйсән яңгыр сәйләннәре
И коелды, коелды…
Яшеннән куркып, кыз үзе
Миңа килеп сыенды.

Бер күрүдә гашыйк булганнар

Безгә, иркәм, кавышмастан элек
Бәхетсезлек юрап куйганнар:
Тиз сүрелә, тиз суына, имеш,
Бер күрүдә гашыйк булганнар.