Мин әнкәемне төшемдә күрдем

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Иртән гөлләргә су сибә иде.
Иркә гөлләрдәй әнкәй безне дә
Иркәли иде, гел сөя иде.

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Каз бәбкәләрен күлгә төшерде.
Шул бәбкәләрдәй сабый чагымны
Әнкәем кабат искә төшерде.

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Нидер әйтте дә миңа кул сузды.
Сагынасыңдыр, беләм, әнкәем,
Кайталмадым шул, күп айлар үтте.

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Толымлап үрә иде чәчкәен.
Бу юл төшләре сиңа чакыра,
Өзелеп сагындым, кайтам, әнкәем.

Оставьте комментарий