Кайтам, әнкәм, яныңа

Әнием, син мине көттеңме,
Кайтмый, диеп, елап беттеңме?
Кайтам инде, әнкәм, яныңа,
Йөрәккәем бигрәк сагына.

Ак чәчләрең күбәйгәндер, күбәйгәндер,
Тапсам иде шуның чарасын.
Әйтеп карыйм әле кәккүк-кәккүк дуска,
Җәй җитүгә кире санасын.

Күрдем сине кичә төшемдә.
Җыерчыклар маңгай-битеңдә.
Син көләсең миңа елмаеп,
Уяндым мин куркып, сагаеп.

Ак чәчләрең күбәйгәндер, күбәйгәндер,
Тапсам иде шуның чарасын.
Әйтеп карыйм эле кәккүк-кәккүк дуска,
Җәй җитүгә кире санасын.

Ашыгам мин әнием янына,
Көтә мине, бигрәк сагына.
Сыйпап чәчләреңнән бер үбим,
Серләремне мин сиңа сөйлим.

Ак чәчләрең күбәйгәндер, күбәйгәндер,
Тапсам иде шуның чарасын.
Әйтеп карыйм әле кәккүк-кәккүк дуска,
Җәй җитүгә кире санасын.

Оставьте комментарий