Яратыйк

Уфтану зарлардан арыныйк,
Йөрәккә яңы җыр кабызыйк.
Җыр булсын зур хисләр кулында,
Яктырсын дөнъялар мәхәббәт җырыннан.

Яратыгыз

Яратырга килдек без бу җиргә,
Яратмаган йөрәк яналмый;
Яратмаган йөрәк — йөрәк түгел,
Яналмаган йөрәк кирәк түгел, —
Яратмыйча безгә ярамый.

Ярату (икенче вариант)

Әллә кайдан килде бу ярату,
Дөнъялардан туйган чагымда.
Күк күкрәтеп яшен яшнәп төбә,
Яңгыр булып яуды җаныма.

Ярату (беренче вариант)

Минем өчен генә тудыңмы син,
Минем өчен генә үстең ме?
Минем өчен, мәллә, минем өчен,
Башка галәмнәрдән күчтеңме?