Әтнәм — туган яккаем

Хәтфә таулар, яшел үзәннәрем,
Җир җиләге пешкән болыннар…
Туган якта мине былбыл иткән
Үзем генә белгән җырым бар.

Минем җырым (беренче вариант)

Минем җырым язгы ләйсәннәрдә,
Минем җырым кояш нурында.
Минем җырым бөре булып тула
Куш каенның җылы куенында.

Йөгереп чыктым урамнарга

Йөгереп чыктым урамнарга, —
Таңнар аткан чак иде:
Дөнья әле алсу иде,
Үзәннәргә зәңгәр өфрәк
Томан яткан чак иде.

Биектавым, онытмамын…

Биектауның, һай, таулары,
Тау астында таллары.
Җаны барлар шул талларны,
Таллардагы былбылларны
Ташлап китә аламы?
Биектауның болыннары,
Басулары, кырлары…
Кырларына зәңгәр күктән
Көмеш тәңкә чыңы булып
Сибелә тургай моңнары.

Ярату (икенче вариант)

Әллә кайдан килде бу ярату,
Дөнъялардан туйган чагымда.
Күк күкрәтеп яшен яшнәп төбә,
Яңгыр булып яуды җаныма.

Ярату (өченче вариант)

Әллә каян килде бу ярату,
Дөньялардан туйган чагымда.
Күк күкрәтеп, яшен яшьнәтте дә
Яңгыр булып яуды җаныма.