Яратырмын сине генә

Күзләреңә дөнья сыйган,
Төсем синдә күренә.
Йөзләреңнән нурлар җыям
Күңелемнең түренә.

Яратырмын сине генә,
Сине генә өзелеп.
Сине генә, сине генә,
Яратырмын өзелеп.

Син елмайсаң, төн яктыра,
Кояш чыккан шикелле.
Йолдызлар белән һавага
Язар идем исемеңне.

Яратырмын сине генә,
Сине генә өзелеп.
Сине генә, сине генә,
Яратырмын өзелеп.

Йөзең көлә, күзең көлә,
Күзләреңдә мин көләм.
Син бәхетле, мин бәхетле
Бары тик синең белән.

Яратырмын сине генә,
Сине генә өзелеп.
Сине генә, сине генә,
Яратырмын өзелеп.

Оставьте комментарий