Ярату (икенче вариант)

Әллә кайдан килде бу ярату,
Дөнъялардан туйган чагымда.
Күк күкрәтеп яшен яшнәп төбә,
Яңгыр булып яуды җаныма.

Әллә кайдан килде бу ярату,
Килеп какты күңел ярыма.
Дулкын булып тулды, ялкын булып,
Кояш булып атты җанымда.

Әллә кайдан килде бу ярату,
Әйтеп аңлаталмыйм хисемне.
Кара төшләр мине җиңә алмас,
Мин ярату белән көчлемен.

Әллә кайдан килде бу ярату,
Килеп какты күңел ярыма.
Дулкын булып тулды, ялкын булып,
Кояш булып атты җанымда.

Әллә кайдан килде бу ярату,
Бар дөнъяны төзелеп яратты.
Шул сөюдән мәхрүм итә күрмә,
Шуны гына сорыйм, я Раббым.

Әллә кайдан килде бу ярату,
Килеп какты күңел ярыма.
Дулкын булып тулды, ялкын булып,
Кояш булып атты җанымда.

Оставьте комментарий