Тальян гармун (өченче вариант)

Сакмар-суның буйларында
Яңгырый тальян моңнары;
Ил сакларга яуга китә
Уралтауның уллары.

Тал басмада

Җиргә басар-басмас,
Чиләк асар-асмас,
Суга бара кызлар, киленнәр.
Тал басмада калдың,
Өзелеп сөйгән ярым,
Назлы сүзләр калды күңелдә.

Татарстан (икенче вариант)

Нык адымнар белэн
Илем алга бара
Яна гасырларга
Киләчәккэ таба
Куш.
Татарстан— Россия,
Сөекле Ватаным,
Бәхетле Ватаным,
Бөек Ватаным!
Дуслар белән бергә
Бөек җиңүләргә

Татар кешесе — тулырак нөсхә

Болгарымда болганган,
Суварында сызланган.
Сараенда саргайган —
Синдер, татар кешесе.
Себергә себерелгән,
Чиләбедә чиләнгән,
Ырынбурда орылган —
Синдер, татар кешесе.