Татар авыллары

Бездә тырыш, эшчән халык,
Һәркем үрнәк алырлык.
Табигатьнен матурлыгы
Күреп хәйран калырлык.

Безнең өчен берни түгел
Замана давыллары.
Рәхәтләнеп, гөрләп яши
Чын татар авыллары.

Сулап туенмассың хәтта
Бу авылның hавасын.
Мондагыдай табигатьне
Тагын кая табасың.

Безнең өчен берни түгел
Замана давыллары.
Рәхәтләнеп, гөрләп яши
Чын татар авыллары.

Монда иң матур, иң узган
Егетләр дә, кызлар да.
Бары бәхет вәгъдә итеп,
Күз кыса йолдызлар да.

Безнең өчен берни түгел
Замана давыллары.
Рәхәтләнеп, гөрләп яши
Чын татар авыллары.

Оставьте комментарий