Җырым синең хакта
Арада ярлар… уртада агым —
Син аргы якта, мин бирге якта.
Шулай булса да минем җырларым
Гел синең хакта, гел синең хакта.
Арада ярлар… уртада агым —
Син аргы якта, мин бирге якта.
Шулай булса да минем җырларым
Гел синең хакта, гел синең хакта.
Аңламадың микән мине чынлап,
Сер бирмәдең микән аңлап та…
Син киткәннән бирле шуны уйлап,
Ямансулап йөрим аулакта.
Бер сагыш тоямын да,
Бар эшне куямын да,
Үткәннәргә кире кайтып
Йөримен… хыялымда.
Һәм шуны күрәм ачык:
Син һаман вак-вак басып,
Ромашкалар арасыннан
Барасың ераклашып…
Табынган тавым — Урал тау,
Туган авылым — Уракай!
Сездә юлдаш миңа кояш,
Төнлә сердәш тулган ай.
Чыршы, карагайлы җырчы урман,
Синсез никтер мина ямансу…
Ятсындыра торган,
Юксындыра торган,
Сагындыра торган заман бу.
Тик бер генә күз төшердем
Синең нурлы йөзеңә…
Ай күрендең,
Ел күрендең,
Гел күрендең күземә