Тик син барда

Тик син барда, барысы шатлык миңа,
Тирә-ягым тулы ямь генә;
Син булмасаң, шушы куанычны
Тоймас идем, бәлки, мәңгегә.

Тик бер адым

Тик бер адым калды, тик бер адым
Син атларга аны кыймадың.
Мин яраттым сине, тик син үзең
Назларыма ирек куймадың.

Таңчулпан

Таң йолдызы булып балкыдың да
Кояш нуларыңда эредең.
Сине күрмәмме дип, күпме таңнар
Йолдызларны барлап йөредем.

Таңсылу

Куктә — Зөһрәкәй,
Җирдә син чибәр.
Сокланып сиңа:
«Таңсылу!» — диләр.
Син чишмәдәй саф,
Син гөлдәй гүзәл!
Сине күрмичә
Нинди җан түзәр?!

Таң каршында

Таң йолдызы, маяк бул син
Юлда иркәмә;
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә!
Аның кайтып килүен мин
Бик көтеп калам;
Аның өчен чын йөрәктән
Ашкынып янам.