Туган йортка
Авылыма кайтсам, капкам бикле,
Нигеземә үскән кычыткан.
Моңсу йозак моңсу караш белән
Көтә микән мине бик күптән?
Авылыма кайтсам, капкам бикле,
Нигеземә үскән кычыткан.
Моңсу йозак моңсу караш белән
Көтә микән мине бик күптән?
Еракларда туган якны
Сагынып утлар йоттым.
Иң җылысы, иң җырлысы,
Тупсасы туган йортның.
Туган йортым алтын сарай түгел,
Юнып салган әткәй куллары.
Шушы йортның шушы тупсасыннан
Башландылар минем юлларым.
Әткәй йорты гомер башлангычы,
Тәүләп тәпи баскан туфрагым.
Минем кескәй генә газиз илем
Сүнми янсын якты учагың.
Төшләремә кереп йөдәтәсең,
Туган йортым, үскән төбәгем.
Тормышларга ашмый тора һаман
Кайтып күрәм дигән теләгем.
Дөнья куып, мәшәкатьләр гизеп
Йөресәк тә әллә кайларда,
Оныттырып барлык борчуларны
Туган нигез дәшеп кайтара.
Туган җирем, үскән җирем —
Гади генә бер авыл.
Гади булса да, яз җиткәч,
Гөл бакчасы була ул.
Балачак сукмагы буйлап атлап киләм,
Хатирәләр ташый күңелдә.
Әнкәемнең назлы, җылы күз карашы
Онытылмый әле бүген дә.
Җырласам да, һич басылмый
Йөрәгем сагышлары.
Төшләремә керә һаман
Айбашым тавышлары.
Тирә-ягың чиксез урман,
Иркен синең кырларың.
Бары сиңа багышлыймын
Йөрәгемнең моңнарын.