Туган авылым — Каракүл

Тирә-ягың чиксез урман,
Иркен синең кырларың.
Бары сиңа багышлыймын
Йөрәгемнең моңнарын.

Әй, гүзәл Каракүлем,
Туган авылым минем.
Күңелемдә мәңге калыр
Сөекле газиз җирем.

Чия сабы буйларында
Ямьле Каракүле бар.
Туган якның матурлыгын
Үзендә саклый һаман.

Әй, гүзәл Каракүлем,
Туган авылым минем.
Күңелемдә мәңге калыр
Сөекле газиз җирем.

Эш сөючән халкың синең,
Җыр-моңга гашыйк алар.
Лаеклы алмаш булырлар
Безнең газиз балалар.

Әй, гүзәл Каракүлем,
Туган авылым минем.
Күңелемдә мәңге калыр
Сөекле газиз җирем.

Оставьте комментарий