Туган йортыма

Туган йортым, үскән төбәгем.
Тормышларга ашмый тора һаман
Кайтып күрәм дигән теләгем.

Капка төпләрендә яшел үлән,
Ни хәлләрдә икән, күрше-күлән?
Мәшәкәтләремне читкә күеп
Кайтып күрәм әле, кайтып күрәм (киләм).

Моңсуланып (ятимсерәп) калдым әни киткәч,
Үпкәләмә сирәк (кайтмый) кайтканга (торганга).
Ачып ишекләрен, еш кайт диеп,
Тартып (көтеп) торган әни (әнкәй) булганга.

Капка төпләрендә яшел үлән,
Ни хәлләрдә икән, күрше-күлән?
Мәшәкәтләремне читкә күеп
Кайтып күрәм әле, кайтып күрәм (киләм).

Әни (әнкәй) кулы белән утыртылган (үстерелгән)
Шомыртларым чәчәк атамы?
Оясына тугры сыерчыгым
Язлар саен һаман кайтамы?

Капка төпләрендә яшел үлән,
Ни хәлләрдә икән, күрше-күлән?
Мәшәкәтләремне читкә күеп
Кайтып күрәм әле, кайтып күрәм (киләм).

Оставьте комментарий