Туган нигез (икенче вариант)

Дөнья куып, мәшәкатьләр гизеп
Йөресәк тә әллә кайларда,
Оныттырып барлык борчуларны
Туган нигез дәшеп кайтара.

Туган нигез — әткәй корган нигез,
Бабамнардан калган нигез син.
Һәммәбезне бердәй тигезлисең,
Әмма безгә дә бертигез син.

Оясыннан очкан кошлар кебек
Без дә очтык канат кагынып.
Туган нигез, ерак-еракларда
Без яшибез сине сагынып.

Туган нигез — әткәй корган нигез,
Бабамнардан калган нигез син.
Һәммәбезне бердәй тигезлисең,
Әмма безгә дә бертигез син.

Еллар узган саен кайтам уйлап
Җылысына туган нигезнең.
Хәтерлисең булыр балачакны,
Яшьлекләрне әле син безнең.

Туган нигез — әткәй корган нигез,
Бабамнардан калган нигез син.
Һәммәбезне бердәй тигезлисең,
Әмма безгә дә бертигез син.

Оставьте комментарий