Сине күргәч

Күк күкрәтеп, яшеннәр яшьнәтеп,
Дулап килгән давыл шикелле,
Минем тыныч, гамьсез язмышыма
Килеп кердең кинәт бер көнне.

Сине генә яратырмын

Язмышыңны яктыртырлык йолдыз булып
Яна алам, әгәр янсаң,
Күзләреңне яшермә әле миннән,
Яңгыр булып керфегеңә тамсам.

Сине генә көтәм

Уйламаска телим
Кайвакытта сине,
Онытырга телим
Үткәннәрне мин.
Ләкин мөмкин түгел,
Йөрәк каршы килә,
Никтер фәкать сине юксынам.