Оҗмахта ял итә җаным,
Искитәрлек дөнья ямьле.
Өзелеп сөямен, ярым,
Син дә сөй, сөй мине, яме.
Кушымта:
Күзкәйләрем нур гына,
Сөям, сөям, бергенәм,
Өйдә нурлар балкыйлар,
Син бит кояш, бел генә.
Нурың артык кыздырмасын,
Көйдермәсен тормыш ямен,
Яшик без көннәрнең татлы
Бал-маенда йөзеп, яме.
Кушымта.
Өйне җылыт, суынмасын,
Үзең дә бул һәрчак җанлы,
Яшик без җылынып, ярым,
Бул син исән, исән, яме.
Кушымта.