Үкенечле мәхәббәттән
Үзәккәем өзелгән.
Сагышларым, моңнар булып,
Йөрәгемнән түгелгән.
Сөю диңгезенең ярларында
Япа-ялгыз торып калсам да,
Син өметем минем,
Син тормышым минем,
Син хыялым минем һаман да.
Күз яшьләрем агызамын,
Алар эчкә йотылган.
Күңелкәем — давлы диңгез
Тамчылардан җыелган.
Сөю диңгезенең ярларында
Япа-ялгыз торып калсам да,
Син өметем минем,
Син тормышым минем,
Син хыялым минем һаман да.
Диңгезләрдә ялгыз җилкән,
Җилләргә ничек түзә? —
Ул синең хакка, хыялым,
Давылга каршы йөзә!
Сөю диңгезенең ярларында
Япа-ялгыз торып калсам да,
Син өметем минем,
Син тормышым минем,
Син хыялым минем һаман да.