Синең эзләр

Синең эзләр тауга алып менә,
Синең эзләр алып чыга язга.
Тауга менәм, чыгам ерак язга,—
Җылы яңгыр ява, көн аяза.

Синең күзләрдә

Уткән язларның,
Уткән назларның,
Матурлыкларын
Чыкмыйм эзләргә.
Язлар шатлыгы,
Назлар сафлыгы,
Синең күзләрдә,
Синең күзләрдә.

Синең күзләр (икенче вариант)

Синең күзләр минем көннәремне
Нурга күмгән кояш тиңдәше,
Җирдә ничек яши алдым икән.
Синең күзләреңне күргәнче.

Синең күзләр (бишенче вариант)

Синең күзләр якты йолдызлардай
Нур сибәләр, ялкын сибәләр.
Йә еласын мындый матур күзләр
Кемне икән өзелеп сөяләр?

Синең күзләр (беренче вариант)

Карадым да синең күзләреңә,
Әллә нишләп китте күңелем.
Серле бер кыл гүя чыңлап китте,
Йөрәгемнән моңнар түгелде.

Синең күзләр (дүртенче вариант)

Тынгы белми торган юлчы сымак,
Мин гизсәм дә бик күп җирләрне,
Тормыш юлларымда очратмадым
Синең күздәй серле күзләрне.

Синең күзләр (өченче вариант)

Синең күзләр күз түгелдер,
Алар тирән коедыр.
Күзләреңнең коесыннан
Шифа суга коендыр.
Синең куллар кул түгелдер,
Алар аккош канаты.
Пар аккоштай йөрсәк иде
Бер-береңне яратып.

Синең караш

Күземә карыйсың,
Ниләрдер уйлыйсың.
Бу караш бик серле,
Бик серле, сөйкемле.
Уйланма шул тиклем,
Кайгырма, сөеклем,
Гомергә без бергә
Булырбыз бәхетле.