Синең өчен генә

Язлар булып төшләреңә керәм,
Кар буранлы кышкы төннәрдә.
Тамсы булып керфегәңә кунам,
Үзәк өзгеч салкын көннәрдә.

Синең өчен (икенче вариант)

Йөрәкләрдән хисләр генә таша,
Ә күзләрдән назлар түгелә.
Синең өчен йолдыз кебек янам,
Кояш булам тормыш күгеңдә.

Синең өчен (беренче вариант)

Синең өчен һәрчак аяз,
Зәңгәр һава,
Синең өчен сәйлән сыман
Карлар ява.
Сәйлән карлар бар хәятне
Били акка —
Табигатьне сафлык күмә
Синең хакка.

Синең өчен (өченче вариант)

Яңгыр ява иде көзге кичтә,
Мин очраттым сине, кадерлем.
Сулы чәчең, моңсу карашыңны
Бүгенгедәй ачык хәтерлим.
Шул мизгелдән минем йөрәк яусыз
Бирелде тик сиңа әсиргә.
Синең мәхәббәтсез сулырмын дип
Секунд саен күңел ачына.

Синең өчен (дүртенче вариант)

Синең өчен алсу таңнар ата,
Синең өчен исә җилләр дә.
Синең өчен сандугачлар сайрый,
Синең өчен чәчәк җирләрдә.

Синең язмыш — минем язмышым

Мәңге сүнмәсен дип ялкыны
Сөюемне салдым җырларга.
Еллар үткәч исләремә алып
Бер еларга, берчә җырларга.