Синең белән рәхәт

Ай-йолдызлар бүләк итмә әле,
Нурын сипсен алар күпләргә.
Мәхәббәтең, назлы карашларың
Алып менсен мине күкләргә.

Сине уйлап янам

Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Җилләргә лә каршы баралмый,
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелем эзли сине, табалмый.

Сине очраттым

Сине очраттым гомеремнең
Ямансу чакларында.
Гөл булып ачылдым кабат
Назлы кочакларыңда.
Ераклардан миңа кабат
Аваз салды язларым.
Күңел күкләремдә балкып
Кабынды йолдызларым