Синең күзләр (беренче вариант)

Карадым да синең күзләреңә,
Әллә нишләп китте күңелем.
Серле бер кыл гүя чыңлап китте,
Йөрәгемнән моңнар түгелде.

Күңелемә кердең жыр булып,
Керфегемә тамдың чык булып.
Көмеш чишмә суын эчерттең,
Мәхәббәтең белән исерттең.

Бүләк иттең миңа язларны,
Назлар тулы җылы җәйләрне.
Көзләремә кереп уралдың,
Язмышымдыр, кабат югалдың.

Күңелемә кердең жыр булып,
Керфегемә тамдың чык булып.
Көмеш чишмә суын эчерттең,
Мәхәббәтең белән исерттең.

Көмеш чишмә бүлде эземне,
Бөдрә таллар сизде серемне.
Мөлдерәмә сагыш түгелә,
Чумдым гына сөю күленә…

Күңелемә кердең жыр булып,
Керфегемә тамдың чык булып.
Көмеш чишмә суын эчерттең,
Мәхәббәтең белән исерттең.

Оставьте комментарий