Синең серең — минем серем.

Күзләребез күрешкәндә
Ул нинди мизгел иде?!.
Яшьнәде дә, йөрәкләрдә
Уртак сер яшеренде.

Икебез дә моны сизде,
Синең серең — минем серем…
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.

Кинәт искә төшерәм дә,
Йөрәкне яшен телә…
Синең миңа килүеңне
Ул шулай алдан белә.

Икебез дә моны сизде,
Синең серең — минем серем…
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.

Гашыйк булу бер күрүдә —
Яшен ул йөрәкләрдә…
Буйсынмыйча беркемгә дә,
Мәхәббәт шулай килә.

Икебез дә моны сизде,
Синең серең — минем серем…
Йөрәкләрдә сөю хисе
Серләр булып яшеренде.

Оставьте комментарий