Синең күзләр (өченче вариант)

Синең күзләр күз түгелдер,
Алар тирән коедыр.
Күзләреңнең коесыннан
Шифа суга коендыр.
Синең куллар кул түгелдер,
Алар аккош канаты.
Пар аккоштай йөрсәк иде
Бер-береңне яратып.

Кояш балкыган йөзеңә
Тутырып карыйм әле.
Күзләреңдә бер нур булып
Мәңгегә калыйм әле.

Синең йөзең йөз түгелдер,
Ул бит кояш нурыдыр.
Кояш кебек елмаюың
Нурлар белән тулыдыр.
Синең кашлар каш түгелдер,
Аның кыйгач дугасы.
Айга карап көтеп алыйк
Уртак таңнар туасын.

Кояш балкыган йөзеңә
Тутырып карыйм әле.
Күзләреңдә бер нур булып
Мәңгегә калыйм әле.

Оставьте комментарий