Нигә? (беренче вариант)

Нигә күрдем, нигә яраттым мин, 
Нигә күңелемне яуладың? 
Нигә синең моңсу күзләреңнән 
Күзләремне ала алмадым? 

Нигә, нигә хисләр кайнаша

Тирә-ягым алма бакчалары,
Чәчәкләрдән күзләр камаша.
Дөньясы да матур, күп дусларым,
Нигә, нигә хисләр кайнаша…

Нигә таңнар бик тиз ата икән?

Йолдыз кебек кичен чыгасың да
Таң алдыннан кереп китәсең.
Нигә мине назлы карашыңнан
Көн буена мәхрүм итәсең?

Нигә син җырладың миңа

Ул чакта яз иде, исеңдәме?
Без утырдык каен төбендә. —
Нигә, нигә син җырладың миңа,
Кайнар сагыш салдың күңелгә?
Шул җыр белән минем, йөрәгемдә
Синең исемең калды гомергә.