Нигә? (беренче вариант)

Нигә күрдем, нигә яраттым мин,
Нигә күңелемне яуладың?
Нигә синең моңсу күзләреңнән
Күзләремне ала алмадым?

Тик кайда соң!..
Сөйгән йөрәкләрне
Аерырлык киртә бармы ни?!
Сөю хисләрем дулкын-дулкын булып
Ярсып килә, иртә язмы ни…

Оставьте комментарий