Нигә син җырладың миңа

Ул чакта яз иде, исеңдәме?
Без утырдык каен төбендә. —
Нигә, нигә син җырладың миңа,
Кайнар сагыш салдың күңелгә?
Шул җыр белән минем, йөрәгемдә
Синең исемең калды гомергә.

Очрашырбыз, бәлки, бервакытны,
Танымассың инде син мине.
Нигә, нигә син җырладың миңа,
Сагынсын да көйсен дидеңме?
Чын йөрәктән булса яратуың,
Башка ярны сөяр идеңме?

Яз көнендә, ташкын гөрләгәндә
Чыгып йөрим елга буена.
Нигә, нигә син җырладын миңа,
Истә калды авыр моң гына.
Яр буенда ялгыз каен тора,
Яңгырамый инде җыр гына.

Оставьте комментарий