Яңа ел вальсы (өченче вариант)

Бар тирә-як сөттәй ап-ак,
Җем-җем итеп кар көлә:
Көмеш кыңгыраулар тагып,
Шатлык бөркеп, нурдай балкып,
Җиргә Яңа ел килә.

Таныш дулкыннар

Шәүләседәй энҗе йолдызларның
Өфе өстендә утлар кабына.
Шул кичләрне, таныш дулкыннарны,
Һәм, акыллым, сине сагынам.
Хәтерлимен ерак Идел төнен,
Ак пароход, яшел утларын.
Хәтерлимен ничек без Өфенең
Ярларына килеп туктадык.

Нигә, нигә хисләр кайнаша

Тирә-ягым алма бакчалары,
Чәчәкләрдән күзләр камаша.
Дөньясы да матур, күп дусларым,
Нигә, нигә хисләр кайнаша…