Нигә, нигә хисләр кайнаша

Тирә-ягым алма бакчалары,
Чәчәкләрдән күзләр камаша.
Дөньясы да матур, күп дусларым,
Нигә, нигә хисләр кайнаша…

Ял иткәндә яшел бакчаларда,
Сукмакларга карап утырам.
Өмет итә, йөрәк сине көтә,
Мәхәббәтем сине чакыра…

Оставьте комментарий