Нигә соң минеке түгел син, бәгърем

Очраттым да мин сине, һәм шашып яраттым, яраттым.
Серле күзләрең белән мине син үзеңә караттың.

Нигә соң минеке түгел син, бәгърем,
Йөрәгем әрни лә, яшьләнә күзләрем.

Төшләремдә мин сине гел күреп уйланам, уянам,
Төннәремдә нишләрмен, мин сине мәңгегә югалтсам.

Нигә соң минеке түгел син, бәгърем,
Йөрәгем әрни лә, яшьләнә күзләрем.

Безнең юллар нигә, дим, бик соңлап кисеште, кисеште,
Яратсам да, ләкин син түгел шул минеке, минеке.

Нигә соң минеке түгел син, бәгърем,
Йөрәгем әрни лә, яшьләнә күзләрем.

Оставьте комментарий