Моңлы гармун (өченче вариант)

Әй, гармун, гармун, яшьлек юлдашым,
Син йөрәгемдә сөю уяттың.
Моңланса минем кайгылы башым,
Җырларың белән мине юаттың.

Минем җырым (беренче вариант)

Минем җырым язгы ләйсәннәрдә,
Минем җырым кояш нурында.
Минем җырым бөре булып тула
Куш каенның җылы куенында.

Минем җырым (икенче вариант)

Үксезләргә җылы бирсен,
Җылы бирсен минем җырым.
Дус һәм иптәш, ялгызларга
Булсын иде минем җырым.

Моң (икенче вариант)

Каян туа, каян килә моңнар,
Күңел түрләренә үтәрлек.
Сүнми һәм сүрелми торган булып,
Гасырларга барып җитәрлек.

Моң (беренче вариант)

Күңел тулы милли көйләр, моңнар бар,
Йөрәк юатырлыҡ дәртле лә җырлар бар.
Моң белән бергә атлап гомергә,
Язса иде шулай гөрләшеп яшәргә.

Моң, моң, моң,
Безнең күңелләрдә моң.
Моң, моң, моң,
Җырлар бүләк итә моң.
Моң һәрчак яшәсен,
Моң сезгә бәхет китерсен.
Моң һәрчак яшәсен,
Моң сезгә бәхет килтерсен.