Җырлый чишмәләр

Авылымның урамнарын түгел,
Чишмәләрен генә сагынам.
Чишмәләргә генә минем саф шатлыгым,
Җырлы минутларым салынган.

Минем җырым (беренче вариант)

Минем җырым язгы ләйсәннәрдә,
Минем җырым кояш нурында.
Минем җырым бөре булып тула
Куш каенның җылы куенында.

Кыз бала (беренче вариант)

Суга туймас гөлләр кебекКыз баланың күңеле.Таңнар туса, якты җир йөзендәСөю эзләгән көне.Гөлләргә дәшеп бага улСандугач баласына,Эзли ялкынлы хисләрнеҖыр юлы арасыннан. Бәхет өчен, сөю өченЯратылган кыз бала.Дәшеп бага ул дөньяга,Кояшка дәшеп бага.Эзләсен, әйдә, бәхетенЭзләгән генә таба.Суга туймас гөлләр кебекНазга туймас кыз бала.