Мәхәббәт такмаклары

Безнең авыл урамнары

Алты-җиде тыкырык.
Җырласам, җырларым бетмәс
Яннарыңа утырып.

Алларын алыйм әле,
Гөлләрен алыйм әле.
Үзе килмәс, бик сагындым,
Янына барыйм әле.

Чәчем сибелә, чәчем сибелә,
Сибелсен, тарамыймын.
Яшьли сөйгән егетем бар,
Ятларга карамыймын.

Алларын алыйм әле,
Гөлләрен алыйм әле.
Үзе килмәс, бик сагындым,
Янына барыйм әле.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр пыяла.
Кочаклашкан да юк әле,
Сөйгән егетем ояла.

Алларын алыйм әле,
Гөлләрен алыйм әле.
Үзе килмәс, бик сагындым,
Янына барыйм әле.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр по-ро-шок…
Таңга кадәр утырабыз,
Бер-беребезгә карашып.

Алларын алыйм әле,
Гөлләрен алыйм әле.
Үзе килмәс, бик сагындым,
Янына барыйм әле.

Оставьте комментарий