Мин ул, әни, синең яшь чагың

Әниемнең ал күлмәген киеп,
Бөтереләм көзге каршында.
Нинди хатирәләр саклыйсың син?
Сер булмаса, сөйлә барсын да.

Мин әнкәемне төшемдә күрдем

Мин әнкәемне төшемдә күрдем,
Иртән гөлләргә су сибә иде.
Иркә гөлләрдәй әнкәй безне дә
Иркәли иде, гел сөя иде.

Минем исемем Айгөл

Әнкәем белән әткәем миңа
Айгөлем диеп исем кушканнар.
Берсе аем дип, берсе гөлем дип,
Куеннарына назлап кочканнар.
Рәхмәт, әнкәем, рәхмәт, әткәем,
Миңа бик матур исем тапкансыз.
Айлы төннәрдә керфек какмыйча,
Бишек тирбәтеп, мине баккансыз.

Минем әни

Әнием мине ярата,
Җилкәмнән кочып сөя.
Шул чагында шатлыгымнан
Башым түшәмгә тия.
Минем әнием ягымлы,
Әнием иң сөйкемле.
Үсеп җиткәч, мин үзем дә
Булам әнкәй шикелле.

Минем әнкәй гөл ярата иде

Минем әнкәй гөл ярата, иде,
Матур иде аның күңеле.
Тормыш тәрәзләрен бизәп торды,
Күңел нуры булып, һәр гөле.

Мәңгелек мәхәббәт (беренче вариант)

Капларда йөрсәм дә, ни генә күрсәм дә,
Иңемә тау хәтле төшсә дә авырлык:
Бар ике юлдашым җанга көч алырлык —
Әнинең күзләре, әтинең сүзләре,
Әтинең сүзләре…